Татарстанда, аномаль эссе булу сәбәпле, кисәтү игълан ителде

Һава температурасы +37 градуска кадәр күтәреләчәк.

4-6 июль көннәрендә һава температурасының +37 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Шул сәбәпле Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе кисәтү игълан иткән, дип яза “KazanFirst”.

Шулай итеп, МЧС түбәндәге саклык чараларын күрергә киңәш итә:
– кояш күзендә булуны чикләргә, күбрәк су эчәргә, физик нагрузкадан сакланырга;
– үзеңне начар хис иткән очракта ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә;
– гаиләдә кемнеңдер тән тиресе бик кайнарланып, тәнен көзән җыерса, аңын югалтса, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре