Татарстанда атна яңгыр явып башлана, әмма температура +20 градустан югары булачак

Дүшәмбе көнне, 5 августта, Татарстанда аязучан болытлы һава һәм кыска вакытлы яңгыр фаразлана.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, иртән республиканың кайбер районнарында томан булуы ихтимал. Атнаның беренче көнендә җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с тизлектә була, урыны белән ул 14 метрга җитәчәк.

Көндез максималь температура +20..+25 градус булыр дип фаразлана.

Эсселек Казанга августтан да иртәрәк кайтмаячак, дип хәбәр ителгән иде. Тулаем алганда, Татарстанда соңгы җәйге айда температура июль аеннан аерылып торачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре