Кичә Татарстанда республиканың Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Елена Сизованы тоткарлаганнар. “Татар-информ” язганча, ул аеруча зур күләмдә мошенниклыкта шикләнелә.
Агентык мәгълүматларына караганда, Сизовага, шул исәптән, реагентлар җибәрүгә дәүләт контрактын үтәү буенча сораулар туган.
Бүген Казанда узачак судта Елена Сизовага карата чикләү чарасын сайлаячак.
Сизова 1999 елда “медицина – профилактика эше” белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетының тәмамлаган. Табиб эшчәнлеген Казанның Вахитов районы Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге туклану гигиенасы бүлегенең санитар табибы вазыйфасында башлаган. 2019 елның ноябрендә Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы итеп билгеләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез