Татарстанда 6 майдан 12 майга кадәр бер атна вакыт эчендә бензин бәяләре арткан. Хәзер АИ-92 бензинының литры - 49,65 сум (+0,09 процент ), АИ-95 маркалы бензин 53,63 сум (+0,17 процент) тора. Мәгълүматларны Татарстанстат тәкъдим итте.
Шулай ук бу вакыт аралыгында дизель ягулыгы 0,09 процентка артып, 59,97 сум булган. АИ-98 маркалы ягулык бәясе, киресенчә, 10 тиенгә төшеп, 68,08 сум (-0,15 процент) булган.
Бер атна элек АИ-92 маркалы бензин 3 тиенгә арзанаеп, 49,61 сум булган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез