Татарстанда бер ай элек югалган 14 яшьлек кызны эзлиләр

Казанда инде бер ай буе диярлек 14 яшьлек кызны эзлиләр. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтындагы хәбәргә караганда, үсмер 21 майда югалган. Аның кайда икәнлеге әлегәчә билгесез.

Югалган кызның билгеләре: буе 165 см чамасы, озынча-түгәрәк йөзле, коңгырт күзле. Нинди киемнән булганлыгы турында мәгълүматлар юк.
Үсмерне күрүчеләрдән 102 яки 8-843-221-45-39 телефонына шалтыратып хәбәр итү сорала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре