Ул 15 октябрьдә югалган.
Казанда 18 яшьлек Акмалҗан Шахобиддиновны эзлиләр. Бу хакта “KazanFirst” “Лиза Алерт” эзләү отряды сәхифәсендәге мәгълүматларга таянып яза.
Егет 15 октябрьдә өеннән чыгып киткән, Кайда икәнлеге бүгенгәчә мәгълүм түгел. Буе – 180 см. Кара чәчле, коңгырт күзле. Соргылт төстәге толстовка һәм джинсы кигән булган.
Егет турында ниндидер мәгълүматка ия булучылардан 8-800-700-54-52 яки 02 телефоны аша шалтыратулары сорала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез