Газетага язылу

Татарстанда бер авыл бетерелде

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышында депутатлар Нурлат районының Покровский авылын бетерү өчен тавыш бирде.

“Нурлат районының Яңа Тумба авыл җирлегенә керүче Покровский поселогы торак пункт билгеләрен югалтты һәм алга таба аның үсеш мөмкинлекләре күренми”, – диде район башлыгы Дамир Ишкинеев.

Аның әйтүенчә, торак пункт территориясендә даими яшәүче халык, юл-транспорт инфраструктурасы, инженерлык коммуникацияләре, социаль, мәдәни, көнкүреш билгеләнешендәге объектлар, сәүдә, торак йортлар, төзелешләр, корылмалар, күчемсез мөлкәтнең башка объектлары юк.

Самара чигендә урнашкан Покровский моннан дистә еллар элек үк ташландык хәлдә булган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре