Полиция хезмәткәрләре Татарстанда юридик эшчәнлек рәвешендә банкны төп башына утырткан бер төркем мошенникларның эзенә төшкән.
“Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, бер фирма директоры үзенең дус-ишләре белән чынында бернинди дә бизнес алып бармаган хосусый эшмәкәрләрдән файдаланган. Алар исеменә кече бизнес өчен кредитлар алынган, ә бирелгән суммалар,“тере акчага” әйләндерелеп, юк булган.
Шуннан соң хосусый эшмәкәргә банкротлык процедурасы башланган. Шул рәвешле бу төркем үз гамәлләре эзләрен югалткан.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, бер банкка 40 миллион сумнан артыграк күләмдә зыян салынган. “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез