Түбән Кама шәһәрендә 58 яшьлек инженер аферистларга 1,2 миллион сум акча күчергән. Кырыгалдарлар аңа акчасын “имин счетта” сакларга вәгъдә иткән булган. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Ир-ат, мошенниклар сүзенә ышанып, 220 мең саклык акчасын тегеләргә күчереп куйган. Ул гына да түгел әле: туганнарыннан бурычка тагын 1 миллион сум алып, аферистларга “бүләк иткән”.
Моннан тыш Түбән Камада яшәүче 64 яшьлек хатын-кыз да шуларның “кармагына” эләккән. “Махсус хезмәт хезмәткәре”, пенсионер белән элемтәгә кереп, акчасын “имин счетка” күчерү сылтавы белән ханымның 716 мең сум акчасын кесәсенә салып куйган. Ә инде 69 яшьлек сак хезмәткәре шул рәвешле 500 мең сум акчасыннан колак каккан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез