Татарстанда бер йөртүче рульдә барганда вафат булган

Казанның Авиатөзелеш районында, Беломорская белән Ашхабад урамнары чатында, йөртүче, аңын җуеп, машинасында юл читенә “очкан”. “Ашыгыч ярдәм” табиблары, ир-атның үлүен раслаудан гайре, берничек тә ярдәм итә алмаган. Бу хакта “БИЗНЕС Online” Казан Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

Җирле телеграм-каналларда хәбәр ителгәнчә, йөртүче, аңын җуйгач, машинасы коймага килеп бәрелгән. “Ашыгыч ярдәм” табиблары килгәндә, ир-ат инде үлгән булган. Үлеменең сәбәпләре турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре