Казанның Киров районындагы Залесный бистәсендә бер ир-ат, ике метр чамасы тирәнлектәге канализация коесына төшкәч, гырылдап, аңын җуйган. Шул тирәдән узып баручылар, бу хәлне күреп, тиз генә 112 хезмәтен чакырткан. Бу хакта “KazanFirst” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Коткаручылар ир-атны, коедан чыгарып, табиблар карамагына тапшырган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, зыян күрүченең канализация газлары белән агулануы ачыкланган. Аны хастаханәгә озатканнар.
МЧС Баш идарәсеннән билгеләп үтелгәнчә, эсседә җир асты коммуникацияләрендә агулы газ күләме нык арта. Ул зур куркыныч белән яный: агулану очракларының яртысы үлем белән тәмамлана. Бигрәк тә саклану чараларын күрмәүчеләр тормышларын куркыныч астына куя.
Ведомство мәгълүматларына караганда, сероводород, аммиак кебек матдәләр агулы гына түгел, бәлки ис сизү сәләтен дә юкка чыгара. Ә бу исә куркынычны тагын да арттыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез