Татарстанда бер ир-ат завод эшчесенә пычак белән ташланган: ул һәлак булган

Кичә Зәй шәһәренең Крупская урамында фаҗига булган. Бер ир-ат биредәге завод эшчесенә пычак белән ташланган.

“Татар-информ” мәгълүматларына караганда, һөҗүм итүче – психик авырулы кеше. Учетта тора. Кайчандыр хулиганлык өчен хөкем ителгән булган.

Авыру кешенең һөҗүменә дучар булган ир-ат шундук җан биргән. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары килеп туган хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре