Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында, ОРВИ һәм грипп белән чирләүчеләр арту сәбәпле, “иртәнге фильтр”лар эше көчәйтелгән.
Казанның 4нче интернат-мәктәбендә бер кыз баланың кызамык белән чирләве ачыкланган. Шул сәбәпле уку йортын тулысынча карантинга япканнар. Бу хакта “KazanFirst” Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Моннан тыш, министрлык мәгълүматлары буенча, 1 сентябрьдән 17 455 бала “иртәнге фильтр”ны уза алмаган. Хәзерге вакытта республикада ОРВИ һәм грипп сәбәпле 20 сыйныф карантинга ябылган. Питрәч районы Көек авылында “Алгоритм” технологик лицеенда укучылар шул сәбәпле өйдә торып укуга күчерелгән.
Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында, ОРВИ һәм грипп белән чирләүчеләр саны арту сәбәпле, “иртәнге фильтр”лар эше көчәйтелгән. Барлык балалар, педагоглар һәм персонал дәресләр башланганчы медицина тикшеренүе уза.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез