Чистайда бер хатын-кыз мошенникларга 180 мең сум күчергән. Моңа аның кызы ярдәм иткән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зыян күрүчегә, янәсе Пенсия фонды хезмәткәре шалтыраткан. Ул, Пенсия фондына килүне сорап, моның өчен иң элек Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта язылып куярга кирәклеген әйткән. Хатын-кыз языла алмагач, аңа ярдәм итәсе булып, шәхси кабинетының логинын һәм паролен әйтүне сораган.
Шәхси мәгълүматларын тапшырганнан соң, хатын-кызга инде, имештер, Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәре шалтыраткан. Монысы ханымга үз мәгълүматларын мошенникларга тапшыруын, тегеләре аның исеменә кредитлар алып, акчаны чит илгә күчерергә маташуын әйткән. Шуннан соң “ФСБ хезмәткәре” шалтыраткан. Сөйләшү барышында, кредит картасыннан бөтен акчасын алып, “имин счет”ка күчерергә күндергән. Хатын-кыз бу кадәресен эшли алмагач, кызыннан ярдәм итүен сораган. Шулай итеп, алар икәүләшеп 180 мең сум күчергән.
“Мошенниклык” һәм “Компьютер мәгълүматларына хокуксыз үтеп керү” статьялары буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез