Татарстанда бик көчле җил көтелү сәбәпле кисәтү игълан ителгән. Бүген төнлә һәм иртәгә җилнең тизлеге секундына 25 метрга җитәргә мөмкин.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, 22 ноябрь төненнән 23 ноябрь төненә кадәр республикада секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә көчле җил булачак. Шул ук вакытта җомгада төнге 2дән кичке 11 гә кадәр җилнең тизлеге урыны белән секундына 25 метрга җитәргә мөмкин.
Республикада атнаның соңгы эш көнендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез бераз гына яңгыр һәм юеш кар яварга мөмкин. Төнлә явым-төшем көтелми. Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +1...+4 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә -3...+2 градус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез