Татарстанда бюджет керемнәре 21 процентка арткан

Быел 10 айда Татарстан территориясендә барлыгы 1 267,5 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр алынган. Узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 21,5 процентка, ягъни 249,9 миллиард сумга зуррак сан бу.

Финанс министры урынбасары Алла Анфимова әйтүенчә, агымдагы елның гыйнвар-октябрь чорында 2023 елның 10 аендагыга караганда тупланма бюджетка 54,6 миллиард сумнан күбрәк акча кергән һәм ул барлыгы 439,4 миллиард сум тәшкил иткән. Татарстан бюджеты 38,7 миллиардка артып, 366,3 миллиард, җирле бюджетлар – 15,9 миллиард сумга артып, 73,1 миллиард сумга җиткән.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, тупланма бюджет буенча планда каралган күрсәткеч 91,8 процентка, шул исәптән бюджет буенча – 90,2 процентка, җирле бюджетлар буенча – 100,5 процентка үтәлгән.
Шулай ук төбәкләрнең тупланма бюджетларының салым һәм салым булмаган керемнәре күләме ягыннан Татарстан алтынчы урынга чыккан. Республика әлеге күрсәткеч буенча Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае һәм Свердловск өлкәсеннән генә калыша. Ә инде Идел буе федераль округында республика беренче урында бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре