Казанда гаилә парлары арасында аерылышучылар саны арту күзәтелә. Сәбәбе – блогерларның интернет киңлекләрендәге йогынтысы, дигән фикердә табиб-психиатр Ләйлә Шайдукова. Бу хакта “PROGORODCHELNY” яза.
Табиб сүзләренә караганда, популяр блогерлар социаль челтәрләрдә хатын-кызларны кызып-кызып аерым яшәргә өнди.
Психиатр фикеренчә, әлеге проблема пандемия чорында, гаиләләр яңа кыенлыклар алдында калган бер мәлдә аеруча кискенләшкән. Үзизоляция шартларында байтак кына гаилә парлары көннәр буе бер түбә астында яши алмауларын аңлаган. Бу чорда хатын-кызларның, буш вакытлары күп булганлыктан, социаль челтәрләрдә утыру, шул исәптән аерылышуны хуплаган блогларны караудан башы чыкмаган.
Шайдукова әйтүенчә, блогерлар хатын-кызларга ирләреннән генә түгел, бәлки әти-әниләреннән дә аерымрак булырга, алар белән азрак аралашырга киңәш итә. Имеш, өлгергәнлек билгесе бу, дип. Ә ирләрне алар еш кына “абьюзер”, “токсичный тип” дип бәяли.
Табиб-психиатр сүзләренә караганда, тискәре мәгълүматка ихтыяҗ зуррак, һәм аның өчен күбрәк түлиләр дә әле. Аның фикеренчә, блогерлар, шуннан файдаланып, аерылышкан хатын-кызларны, ярдәм итәм, дигән булып, депрессиягә этәрә. Хатын-кыз акчаны ир-ат дәрәҗәсендә үк эшли алмаганлыктан, ана кешеләр балаларыннан акча юклыкка зарлануларын ишетергә мәтбүр була, дигән табиб.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез