Бу атна азагы - киләсе атна башында Татарстанда болытлы һәм салкын көннәр булачак. Республика Гидрометеоүзәге хәбәр итүенчә, 25 август төнендә Татарстанның көнбатышында 6-11 градус җылылык көтелә, көнчыгышта температура 1 градуска кадәр төшәчәк.
Көндез +16... 21 градус булыр дип фаразлана. 26 август төнендә температура +3...+8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 14-19 градус җылылык һәм кыска вакытлы яңгыр көтелә. Якшәмбе исә җил һәм яңгыр булыр дип фаразлана. Көндезге температура +12...+17, төнлә – +3...+8 булачак. Киләсе атнада да яңгырлы һава торышы сакланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез