Татарстанда "Бөтен гаилә белән – сайлауга" бәйгесе башлана

Бүген Татарстанда “Бөтен гаилә белән – сайлауга” дигән бәйге башлана. Проект Үзәк сайлау комиссиясе белән Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.

“Узган елда бәйгедә күпбалалы гаиләләр катнаша, дигән булсак, хәзер, ничек итеп сайлауга барырга һәм тавыш бирергә әзерләнүләре турында сөйләргә теләүче теләсә кайсы гаилә катнашырга мөмкин”, – дигән Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Бәйгедә катнашу өчен үз гаиләң турында 1 минутлык ролик төшерергә кирәк. “Гаилә белән һәм аның сайлауга мөнәсәбәте белән таныштыру бу. Роликны: “Безнең гаилә сайлауга бара”, – дигән сүзләр белән төгәлләргә кирәк, дигән Кондратьев.

Видеороликларны Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтына юллау сорала. Аларны махсус комиссия бәяли. Август ахырында бәйгегә йомгак ясалачак.

Узган елда 50ләп гаилә әлеге конкурста катнашкан.

Исегезгә төшерәбез: 14 сентябрьдә Татарстанда республика Рәисен сайлау, Мәләкәс округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау, шулай ук 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлау узачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре