Дүшәмбе – 10 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава саклана. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, республикада урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явып үтәчәк.
Шулай ук кайбер районнарда төнлә томан көтелә. Көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, яшен вакытында 15-17 метр тизлектә җил.
Көндез һава температурасы +25...+30 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +10...+15 градус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез