Бүген – 26 ноябрьдә Татарстанда һава температурасы төшә башлый. Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәр итә.
Алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем ихтималы аз.
Көньяк-көнчыгыштан искән җил тизлеге секундына 4-9 метрдан артмаячак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы 0...-4 градус (Казанда 0...-2 градус) күрсәтәчәк.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Татарстанда аномаль җылы һаваны -12 градуска кадәрге төнге суыклар алыштырачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез