Газетага язылу

Татарстанда былтыр җинаятьчелек очраклары 16 процентка кимегән

Татарстан былтыр теркәлгән җинаятьләр санының кимүе күзәтелгән.

Бу хакта җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында республика буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдинов хәбәр итте.

“2025 елда республикада барлыгы 47 373 җинаять очрагы теркәлгән. 2024 ел белән чагыштырганда, аларның саны 15,7 процентка кимегән”, – диде ул. Аерым алганда, узган ел республикада авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр – 6,6 процентка, шәхескә каршы кылынган җинаятьләр – 13,3 процентка, милеккә каршы кылынганнары – 8,2 процентка кимегән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре