Татарстанда чәчү вакытында 19 яшьлек егет һәлак булган

Татарстанның Әлмәт районында 19 яшьлек эшче һәлак булган, аны чәчкеч "йоткан"

Фаҗига 4 майда чәчү эшләре вакытында була. Егет хастаханәгә китергәч вафат була.

Һәлак булучы - Сарман районында яшәүче 19 яшьлек, аграр көллиятнең 3 курс студенты.

Прокурор тикшерүе оештырылган. Күзәтчелек ведомствосы хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешенә бәя бирәчәк, чаралар күрәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре