Газетага язылу

Татарстанда чын кышның күпмегә сузылачагын әйткәннәр

Татарстанга чын кыш әйләнеп кайтты. Республика Скандинавиядән үтеп кергән антициклон читендә калып, һава температурасы климат нормасына якынлашкан. КФУ профессоры Юрий Переведенцев “Челнинские известия” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, якындагы көннәрдә дә салкын һава саклана. Әмма каты суыклар көтелми. Явым-төшем аз булачак, әмма яңгырсыз, чын кар явачак.

Җомга – 14 февральдән көндез һава температурасының -14 градуска кадәр, төнлә – 17 градуска кадәр төшүе фаразлана. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 20 февральгә кадәр шундый һава сакланачак.

Шул рәвешле айның бу декадасы нормадан аз гына салкынрак булачак. Шуңа күрә февральнең гыйнварга караганда салкынрак булып чыгуы бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре