Казанда яшәүче Наталья Власова “Чигелгән бәхет” проекты белән “Кече һәм урта эшмәкәрлек” илкүләм проекты буенча “Эшмәкәр әни” программасының Татарстанда үткәрелгән төбәк этабында җиңгән. Бу хакта Икътисад министрлыгыннан хәбәр ителә.
“Программада катнашучылар үзләренең үрнәгендә әни һәм эшмәкәр ролен ничек итеп уңышлы төстә бергә алып баруны, һәр көн саен катлаулы карарлар кабул итү генә түгел, балалар тәрбияләүгә дә вакыт табуны күрсәтә. “Эшмәкәр әни” программасында катнашу тәҗрибәсе бизнесны үстерүдә чираттагы этапка әйләнеп, гүзәл затларыбызны яңа идеяләргә илһамландырачак. Без, үз чиратыбызда, Татарстанда әниләрнең үз бизнесларын башлау һәм аны үстерү өчен ярдәм чараларын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез”, – ди икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.
Шулай итеп, Наталья Власова киндер тукымага чигү остаханәсе өчен 100 мең сум күләмендә грант откан. Эшмәкәр ханым бәйгенең федераль этабында Татарстаннан катнашачак һәм “iDialogue” чит телләр өйрәнү платформасыннан бер ай дәвамында бушлай файдалану мөмкинлеге алачак.
Төбәк дәрәҗәсендәге бәйгедә катнашу өчен 100 гә якын кеше гариза тапшырган. Анда катнашучыларга 4 көн дәвамында, экспертлар, белгечләр белән, мәгариф интенсивы оештырылган. Алар нәтиҗәле команда булдыру алымнары турында сөйләгән, көндәшлек мохитенә анализ ясау, максатчан аудиторияне өйрәнүнең заманча ысуллары белән таныштырган.
“Кече һәм урта эшмәкәрлек, индивидуаль эшмәкәрлек башлангычларын хуплау” илкүләм проектының максаты – идеясеннән алып, киңәйтү һәм товарлар белән экспортка чыгуга кадәр, бизнесны үстерүнең барлык этапларында ярдәм итү. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез