Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2024 елның беренче алты аенда төбәктә фатир басулар санының шактый кимүе күзәтелә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы Рифат Катипов матбугат конференциясендә шундый мәгълүмат китерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Кирилл Гумиров.
2024 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда фатир басуга бәйле 79 очрак теркәлгән, шуларның 57се ачылган. Бу узган елның шул чорындагы күрсәткечләргә караганда түбәнрәк, ул чорда шундый 129 җинаять теркәлгән булган.
«Фатир басу очракларының күбесе шәһәрләрдә (барлык очракларның 80 процентка якыны) теркәлә», - ди Рифат Катипов.
Быел фатир басулар саны буенча лидер – Казан шәһәре (24 шундый җинаять). Башка шәһәрләргә килгәндә, Чаллыда – алты, Яшел Үзәндә – биш, Әлмәттә һәм Кукмарада – дүртешәр, Түбән Камада өч фатир басу очрагы теркәлгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез