Дәүләт Думасы депутатлары барлык төбәкләргә гаилә ипотекасы буенча мәйданы 60 квадрат метрдан артыграк булган фатирлар өчен кредитның максималь күләмен арттырырга тәкъдим иткәннәр. Парламентчылар Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустинга бу җәһәттән тиешле документ җибәргәннәр, дип яза “Известия”.
Башлангычны тәкъдим итүчеләр Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә кредит күләмен 12дән 18 миллион сумга кадәр җиткермәкче. Калган төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда аны 6 миллионнан 9 миллион сумга кадәр күтәрергә тәкъдим иткәннәр.
Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгәнчә, сораштыру нәтиҗәләренә караганда, балалы гаиләләрнең өчтән ике өлешеннән күбрәге, мөмкинлеккә карап, зуррак фатир сатып алуга өметләнә. Депутатлар фикеренчә, кредит күләмен арттыру мондыйларның торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирер иде.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россиядә 2030 елга кадәр гаилә ипотекасын озайтылды. Аннан 6 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр файдалана ала. Программа буенча процент ставкасы 6 процентка тигез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез