Атна башында төнге сәгатьләрдә Идел буе һәм Урал федераль округларында һава температурасының -8 градуска кадәр төшүе көтелә. Бу хакта “ТАСС” Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренә таянып яза. Татарстанда алдагы төндә термометрның терекөмеш баганасы -11 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
“Киров өлкәсендә төнлә -1...-6 градус. Гадәттә иң җылы төбәкләрдә – Самара, Ульяновск, Пенза өлкәләрендә дә төнге сәгатьләрдә -5 градус булачак”, – дип сөйләп үткән ул.Шулай ук Башкортстан һәм Оренбург өлкәләрендә дә төнлә -3...-8 градус фаразлана.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бу атна башында Татарстанда явым-төшемсез аяз һава көтелә. Көндез секундына 13-14 метрга кадәр тизлектә җил, һава температурасы +6...+12 градус. Төнлә исә температура 0...-5, урыны белән -11 градуска кадәр төшәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез