Татарстанда һава температурасы төшә

Якындагы көннәрдә Татарстанда, элеккечә үк, антициклон хөкем сөрәчәк. Шуның тәэсирендә республикада инде берничә көн явым-төшемсез эссе һава – чын мәгънәсендә әбиләр чуагы күзәтелә. Әмма һава температурасы акрынлап төшә башлаячак.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, пәнҗешәмбе – 12 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Урыны белән томан. Көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9, урыны белән 12 метрга кадәр тизлектә җил. Көндез һава температурасы +24...+29 градуска җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә +10...+15. Көнбатыш районнарда +18 градус.
Җомга – 13 сентябрьдә дә коры һава саклана. Әмма температура бераз төшә: көндез +20...+25, төнлә +6...+11 градус.
Шимбә – 14 сентябрьдә секундына 4-9 метр тизлктәге җил, юнәлешен алыштырып, төньяк-көнчыгышка борылачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы тагын да күбрәк кимеп, +4...+9, көнбатыш районнарда +12 градус тәшкил итәчәк. Көндез җылы әле: +20...+25 градус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре