Татарстанда янгын куркынычы зур булу сәбәпле кисәтү игълан иткәннәр

Татарстанда янгын куркынычы зур булу сәбәпле кисәтү игълан иткәннәр. Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, 2-8 июльдә республика урманнарында югары дәрәҗәдә (IV класс) янгын куркынычы көтелә.

Синоптиклар быел май ахырында һәм июнь уртасында ут чыгу куркынычы турында ике тапкыр кисәтү ясаган иде инде. Татарстанда 14 июньнән өч атнага урманнарга керү чикләнде. Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре кисәтү билгеләре урнаштырып, урман юлларын шлагбаумнар белән япты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре