Кайбыч районының Чүти авылында Озерная урамындагы бүрәнә йортта янгын чыккан. Ут 8х10 метрлы бинаны тулысынча ялмап алган. Янгын урынына беренчеләрдән булып район үзәгеннән килгән янгын сүндерүчеләр түгел, ә җирле «Чүти» ирекле янгын сүндерү командасы килеп җиткән. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Янгында 69 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аның кул чуклары һәм маңгай өлеше пешкән. Зыян күрүчене Кайбыч үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Аның хәле турында әлегә мәгълүмат юк.
Янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез