Газетага язылу

Татарстанда янгыннар саны өч тапкыр арткан

Ел башыннан Татарстанда 294 янгын булган. Аларда 21 кешенең гомере өзелгән һәм 14 кеше зыян күргән.

Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13 кешегә күбрәк. Бүген бу хакта «Татар информ» да узган матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

 

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда янгыннар саны өч тапкырга ягъни 12,6% ка арткан. «Янгыннарда кешеләр үлеменең төп сәбәпләре булып ут белән саксыз эш итү һәм электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу тора», - дип билгеләп үтте Максим Трущин.

Иң күп янгыннар булган районнарны аерым атап үттеләр. Монда сүз Әлмәт, Балтач, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск һәм Менделеевск районнары турында бара. Янгыннарда һәлак булучылар саны 11 муниципалитетта арткан. Иң күп корбаннар Казанда (4) һәм Яшел Үзән районында (4), Әлмәт (3) һәм Алабуга районнарында (3).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре