14 сентябрьдән Татарстанда көзге ярминкәләр башлана. Товар җитештерүчеләр өчен авыл хуҗалыгы продукциясенә тәкъдим ителгән бәяләрне җиткергәннәр.
Шулай итеп, сөякле сыер ите – 480-500 сум, дуңгыз ите – 270 сум, эре йомырканың бер дистәсе – 95 сумнан, беренче категориядәге йомырка – 90 сумнан сатылырга тиеш.
Яшелчәгә килгәндә, бәрәңгенең килосын – 25 сумнан, кишер – 25 сум, кызыл чөгендер – 24 сум, башлы суган – 30 сум, кәбестәне – 25 сумнан сату тәкъдим ителә.
Сөт ризыклары: атланмайный килосы – 770 сум, сөтнең 1литры – 50 сумнан.
Ярма һәм ашлык: он – килосы 27 сумнан, карабодай – 45 сум, шикәр комы – 60 сум, бодай – 14 сум, арпа – 12 сум, арыш – 10 сум, солы – 10 сумнан.
Ярминкәләр 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез