Сөмбел Гарифуллина Теләче районының Иске Җөри мәктәбендә икенче ел математика һәм инглиз теле укытучысы булып эшли. Тәҗрибә туплар өчен үзе укыган мәктәпкә кайткан ул. ВУЗда максатчан юнәлеш буенча белем алган. Шарты да бар: өч ел мәҗбүри эшләргә тиеш. Калганын вакыт күрсәтер.
– Мәктәптә яшь укытучылар юк. Сафлар тулыланса, күңеллерәк булыр иде. Киләсе елларда артыр дип өметләнәм. Ни өчен дигәндә, укытучы һөнәренең яшьләрдә елдан-ел кызыксыну уятуы сизелә, – ди Сөмбел. – Эшемнән канәгать. Яшь булуыма карамастан, укучылар тыңлый. Мине күбрәк укытучы-киңәшче кебек кабул итәләр. Яңача карашларым аларга кызык. Шуңа күрә уртак телне тиз таптык. Әти-әниләр белән эшләү әллә ни кыен түгел. Авыл мәктәбендә балалар азрак. Һәрбер укучының әти-әнисе белән яхшы мөгамәләдә булырга тырышам.
Илүсә Гыйлаҗева исә Теләче районының Шәдке мәктәбендә инглиз теле укыта. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган. Күпме балага белем биреп, киләчәккә юл күрсәтә аласың, ди үз һөнәре турында.
– Өлкәнрәк укытучылар кабул итмәс, яклау булмас, дип борчылмагыз. Киресенчә, яшь укытучыларны яраталар. Яңа сулыш, «кан алыштыру» бит бу. Интернетта, балалар, әти-әниләр белән эшләү авыр, дигән зарларга еш тап булам. Икенче ел гына эшлим әле, әмма андый күңелсез хәлләргә дучар булганым юк. Һәрвакыт булышып торалар. Балалар белән эшли беләсез, аңлату сәләтегез бар икән, мәктәпкә курыкмыйча килегез. Безгә яшьләрнең кызыксынулары яхшы таныш, анысы да өстенлек бит, – ди Илүсә.
Әдилә Вәлиева яңа уку елыннан Кама Тамагы урта мәктәбенә инглиз теле укытучысы булып урнашкан. Шулай ук бишенчеләрнең сыйныф җитәкчесе дә әле.
– Мәктәп яңа мөмкинлекләр ача. Балалар белән эшләү кызык. Без аларны шәхес буларак үстерә алабыз. Әлегә артыгын сөйли алмыйм. Әмма сайлаган һөнәремә тугры калырмын дип уйлыйм. Тырышып эшлим дигәннәргә барлык шартлар да тудырылган, – ди Әдилә.
Республикада 3 меңнән артык яшь педагог исәпләнә. Алар өчен төрле чаралар каралган. Өч ел дәвамында һәрберсенә ай саен өстәмә унар мең сум акча түләнә. Республика Хөкүмәте тарафыннан яшьләрне һөнәргә җәлеп итү өчен төрле ярдәм чаралары булдырылган. Шул исәптән «Безнең яңа укытучы» дигән грант та бар, торак өчен сертификатлар бирелә башлады. Аны барлыгы 350 укытучы алачак. Яшәү урыны булмаган, социаль ипотека буенча түләүләре булган 55 яшькә кадәрге укытучы конкурста катнашып, 1 миллион сум акча ота ала.
– Ел саен мәктәпкә меңгә якын яшь укытучы кабул итәбез. Чит төбәкләрдән килүчеләр дә бар. Алар да бездә төпләнеп кала. Әкренләп әлеге проблема хәл ителер дип өметләнәбез, – ди Илсур Һадиуллин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез