Хәзерге вакытта татарстанлыларның иминият пенсиясе күләменә хезмәт стажы һәм тупланган пенсия баллары (алар 1,5 яшькә кадәр бала карау өчен ялда булган вакытта да исәпләнә) тәэсир итә. Татарстанда яшәүчеләрнең аерым категорияләре пенсия күләмен арттыра ала.
Шәхси пенсия коэффициенты 2015 елдан башлап исәпкә алына. Әгәр Татарстанда яшәүче 2015 елның 1 гыйнварыннан соң пенсиягә чыккан икән, декрет яллары өчен баллар автомат рәвештә исәпкә алыначак. Әмма элек бу чор бары тик хезмәт стажы буларак кына исәпкә алына иде. Димәк, әгәр хатын-кыз 2015 елга кадәр пенсиягә чыккан һәм хезмәт чорында декрет ялына чыккан булган икән, пенсионер пенсия түләүләре күләмен үзгәрүне таләп итәргә хокуклы. Шуның хисабына аңа декрет ялында булган вакыт өчен шәхси пенсия коэффициентын исәпкә алып түләү күләмен арттырырга мөмкиннәр.
Шулай итеп, күп балалы хатын-кызлар пенсия түләүләре күләмен сизелерлек дәрәҗәдә арттыра ала. Ләкин бу балалар карау чорында рәсми рәвештә эшкә урнашмаган яки кечкенә хезмәт хакы алган очракта гына мөмкин. Әгәр хатын-кызның хезмәт хакы югары булган булса, пенсия күләмен үзгәртү отышлы түгел, чөнки хезмәт стажын шәхси пенсия коэффициентына алмаштыру пенсия түләүләре күләмен киметәчәк.
Пенсия күләмен үзгәртү өчен гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша («Пенсия» бүлегендә «Яңадан исәпләү» дигән төймәгә басыгыз), Социаль фонд бүлегенә килеп яисә Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп бирергә була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез