Бу атнаны Татарстанда һаваның тәүлеклек уртача температурасы 5-7 градуска югарырак булачак. Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, температураның +36 градуска кадәр җитүе көтелә.
Синоптиклар әйтүенчә, бүген республика аша атмосфера фронты узу сәбәпле, кыска вакытлы яшенле яңгырлар, секундына 15 метр тизлектә җил күзәтелә. Көндез һава температурасы +25...+29 градус чамасы булган.
Атмосфера фронты узганнан соң республика алдагы 3 көндә – 2-4 июньдә янә антициклон йогынтысында калачак. Шуңа күрә эссе коры көннәр көтелә. Сишәмбе һәм чәршәмбе 2-3 июльдә көндез һава температурасы +28...+34 , 4 июльдә +31...+36 градус булачак.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, атна ахырына кадәр көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +31...+36 градус булачак. Җомгада һәм ял көннәрендә яшенле яңгырлар явып узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез