Быел апрель аенда республика оешмалары хезмәткәрләренең уртача эш хакы, узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда, 19,0 процентка артып, 70 148 сум тәшкил иткән. Бу хакта “Татар-информ” “Росстат” мәгълүматларына таянып яза.
Шул ук вакытта, март аендагы белән чагыштырганда, апрельдә хезмәт хакы 3,4 процентка кимрәк булган.
“Росстат” мәгълүматлары буенча, быел гыйнвардан апрель аена кадәрге чорда Татарстан оешмаларында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы узган елның шушы чорындагыга караганда 20,1 процентка артып, 67 458 сум тәшкил иткән.
Гомумән алганда, Россиядә апрель аенда оешмалар хезмәткәрләренең айлык уртача эш хакы 83 875 сумга тигезләшкән. Бер ел эчендә ул 17,0 процентка үскән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез