Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә

15 майда Татарстанда һава торышы тотрыксыз булыр дип көтелә.

Тәүлек дәвамында болытлы, ә көндез аязучан болытлы һава торышы фаразлана. ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, төнлә урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Көндез кыска вакытлы явым-төшем, кайбер районнарда яшен булуы һәм боз явуы ихтимал.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, секундына 8-13 м, урыны белән тизлеге 15-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә температура +6...+11°C, көндез +14+ + 19°C ка кадәр күтәреләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре