Газетага язылу

Татарстанда яшьләр өчен «Яшел код» экологик проекты башланды

«Чиста булачак» төбәк яшьләр экология оешмасы Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә «Татарстанның яшел коды» проектын башлап җибәрә.

Инициатива яшьләрдә экологик культура формалаштыруга юнәлтелгән һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм итү өчен гамәлгә ашырыла. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект яшьләрнең республиканың табигый мирасы турындагы белемнәрен арттырырга һәм аларны әйләнә-тирә мохитне яклауга җәлеп итәргә тиеш. Проект кысаларындагы төп вакыйга – «Яшел белем» республика мәгърифәтчелек акциясе 2-15 мартта узачак.

Анда мәктәп укучылары, студентлар, педагоглар һәм экоактивистларга катнашырга мөмкин. Алар дүртәр кешедән торган командаларга бүленәчәк һәм үзләренең уку йортларында һәм бергәлекләрендә экологик агарту чаралары уздырачак.

Командалар өч юнәлештә – Татарстанның биотөрлелеген өйрәнү, аңлы куллану принципларын кертү һәм экологик гадәтләр формалаштыру буенча интерактив чаралар оештырырга тиеш булачак:

Россия халыклары бердәмлеге һәм хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында катнашучылар шулай ук республика халыкларының милли традицияләре белән табигатькә сакчыл мөнәсәбәт арасындагы бәйләнешне күрсәтә алачак.

Чарада катнашу өчен 2026 елның 9 мартына кадәр проектның рәсми сайтындагы онлайн-форма аша теркәлергә кирәк.

Проект Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Рәисенең 2025 елда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен гранты хисабына гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре