Татарстанда ике автобус бәрелешүдән зыян күрүчеләрнең хәле турында билгеле

Республика клиник хастаханәсендә Минзәлә районында ике автобус бәрелешүдән зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләп үткәннәр. “Татар-информ”га РКБ матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, 47 яшьлек пассажирның хәле – уртача. Бүген аны реанимациядән күкрәк читлеге авырулары бүлегенә күчерәчәкләр. Инде хәбәр ителгәнчә, ул авариядән соң ук РКБ санавиациясе белән Казанга китерелгән.

Автобус йөртүче – 27 яшьлек ир-ат авариядән соң икенче көнне РКБга китерелгән булган. Ул авыр хәлдә – реанимациядә ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган.
Исегезгә төшерәбез: узган атнада Минзәлә районында М7 автомобиль юлында ике автобус бәрелешкән. “КамАЗ” автобусы (12 кеше булган) Уфадан Чаллыга килүче Yutong маркалы автобусына килеп бәрелгән. Авариядә “КамАЗ” автобусының ике пассажиры шундук һәлак булган, йөртүчегә һәм тагын сигез пассажирга зыян килгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре