Биектау районында “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты буенча Киндерле елгасы аша салынган күперне капиталь төзекләндерүгә керешкәннәр. Объект “М-7” автомобиль юлы-Киндерле бистәсе-Биектау бистәсен тоташтыра.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, иске күпернең алыштырыласы өлешләре сүтеп алынган, терәкләрен яңарту эшләре алып барыла.
Капиталь ремонт вакытына юлның бу өлешендә автомобиль хәрәкәте туктатылган. Машиналар вакытлыча булдырылган урау юлдан йөри.
Күпернең озынлыгы – 47,5 м. Аралыклары тимер-бетон балкалардан эшләнәчәк.
Проектта, күпере төзекләндерүдән тыш, кырыйларын ныгыту, гидроизоляция, яңгыр суларын читкә агызу системаларын булдыру кебек эшләр каралган.
Капиталь ремонт эшләре ноябрь азагында төгәлләнергә тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез