Казанда Ершов һәм Әбҗәлилов урамнары чатында рульгә утырган йөкле хатын-кыз электр самокатындагы бер егетне бәрдергән. “Татарстан-24” шул хакта яза.
Бу хәл 9 июньдә кичен булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөкле хатын-кыз светофорның яшел утына чыгып, “зебра”дагы егетне күрмичә калган. Егетнең башына җитди зыян килгән. Ул хастаханәгә озатылган.
Авария булган урында Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре эшләгән. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез