Газетага язылу

Татарстанда инвалид укучыны кыйнау турындагы шикаятьтән соң тикшеү башланды

Казанда сигез яшьлек инвалид улына карата укытучысы рәхимсез мөгамәлә күрсәткән өчен баланың әнисе Татарстан Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән һәм тикшерү башланган.

Хатын-кыз сүзләренчә, укытучы озак вакыт инвалид малайга карата көч кулланган, аны мыскыл иткән һәм аңа янаган.
Хокук саклау органнарына мөрәҗәгатьләр нинди дә булса нәтиҗәләргә китермәгән.
Вазгыятьне Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин шәхси контроленә алган. Ул Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга тикшерү барышы һәм барлык ачыкланган хәлләр турында хәбәр итәргә кушкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре