Татарстанда, йортына ут төртеп, балаларын үтергән анага 13 ел төрмә җәзасы сораганнар

Бүген Татарстан Югары судында прокурор Тукай районы Сәет авылындагы йортына ут төртүгә присяжныйлар тарафыннан гаепле дип танылган Ильмира Гардановага төрмә җәзасын билгеләүне сораган. Янгында аның 4 баласы, ире, ир туганы һәм әнисе һәлак булган. Присяжныйлар янгын чыгуда Ильмираның кулы уйнавы турында фикергә килгәннәр, әмма йомшаграк җәза бирергә кирәклеген әйткәннәр.

“13 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза чарасын билгеләүне сорыйм”, – дигән прокурор.
Ильмира Гарданова суд залында, присяжныйларның гаепләү карарын чыгаруы сәбәпле, прокурор таләбе белән кулга алынган.
Исегезгә төшерәбез: узган елның июнь аенда Тукай районының Сәет авылындагы фаҗигадә 7 кешенең гомере өзелгән. Ул чагында Ильмира Гарданованың гаиләсе яшәгән йортта янгын чыккан. Ире, ир туганы, әнисе һәм 4 баласы – барысы да янгында җан тәслим кылган. Ильмира бу вакытта бакчага чыккан булган.
Соңыннан экспертлар хәрабәләрне тикшергәндә тиз янып китүчән матдә эзләрен тапкан. Бу исә фаҗиганең ут төртүгә бәйле булуын күздә тотуга этәргеч биргән. Ильмира Гардановага карата ут төртү юлы белән милекне юкка чыгару турында статья буенча җинаять эше кузгатылган. Әмма соңрак, зыянның юклыгы сәбәпле, бу статьядан баш тартылган. Ул хәзер бер статья буенча - 7 кешене, шул исәптән балигъ булмаганнарны аеруча рәхимсез төстә үтерү статьясы буенча гаепләнелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре