Бүген Лаеш районында Казан-Оренбург юлының 71 нче чакрымында юл-транспорт фаҗигасе булган. Фаҗигадә 35 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта республика Дәүләт автомобиль инспекциясе үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, LADA (рулендә 30 яшьлек ир-егет булган), “чыгымчылап”, каршы як полосага килеп чыккан һәм Great Wall машинасына бәрелгән. Иминлек каешен эләктермәгән пассажир автомобиль тәрәзәсеннән очып чыгып һәлак булган. Машина йөртүчеләрнең икесе дә җәрәхәтләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез