Татарстанда юл фаҗигасендә мотоциклчы һәлак булган

10 майда, сәгать 12.50дә "Мамадыш-Кукмара" автоюлының 55нче чакрымында мотоциклчы һәм чит ил автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. 

Кукмарада юл фаҗигасендә мотоциклчы һәлак булган

Беренчел мәгълүматлар буенча, 29 яшьлек Хонда мотоциклы йөртүчесе, Мамадыш ягыннан Кукмара юнәлешенә таба барганда узып китәр алдыннан үзе чыгарга җыенучы полосаның буш булуына һәм узып китү өчен араның тиешенчә булуына инанмый, узып киткән вакытта каршы як полосага чыга һәм Киа Пиканто автомобиле белән бәрелешә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре