Газетага язылу

Татарстанда юл кырыендагы фахишәләрнең яклаучысын кулга алганнар

Питрәч авылында яшәүче бер ир-атны фахишәләрне яклау турында эш буенча кулга алганнар. Чикләү чарасы Питрәч районы судында билгеләнгән.

«Татар-информ» район судының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, әлеге ир-ат җинаятьләр кылуда шикләнелә. Шулар арасыннан – «Волга М-7» федераль юлының 829нчы чакрымында фахишәлек белән шөгыльләнүче хатын-кызларны үз «канаты» астына алу. Бу, аерым алганда, тәннәрен сатучыларны административ җаваплылыкка тартмавында чагылган.

Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, ир-ат вазыйфаи хәленнән, шулай ук абруеннан һәм вазыйфасы биргән башка мөмкинлекләрдән файдаланган. Шикләнелүченең тәгаен нинди вазыйфа биләгәнлеге һәм кайда эшләгәнлеге турында күрсәтелмәгән.

Аны 20 июньгә кадәр сак астына алганнар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре