Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше, шул исәптән бала, зыян күргән

30 июньдә 11:45 сәгатьтә Тукай районында М-7 трассасының 1065 нче чакрымында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 67 яшьлек машина йөртүче каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм "ГАЗель" белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән, шул исәптән алты яшьлек бала. Зыян күрүчеләрне Яр Чаллыдагы БСМП га китергәннәр.

Һәлакәт факты буенча прокуратура тикшерү оештырган. Урынга Тукай районы прокуроры Руслан Галиев чыкты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре