Татарстан Республикасында 2026 елгы юллар салу программаларын гамәлгә ашыру тәмамланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Габделганиев катнашты.
Казан шәһәр агломерациясен үстерү программасына "Яшәү өчен инфраструктура" проекты кысаларында 19 объект кертелгән. Казанның Идел буе районында Хөсәен Мәүлетов урамына ремонт ясалган, республиканың Лаеш районында «Столбище – Атабай» - Карадуле юлы капиталь ремонтланган һ. б.
Чаллы шәһәр агломерациясен үстерү программасына 4 объект кертелгән. Түбән Кама агломерациясендә юл эшләре 3 объектта алып барылган.
Төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау программасына 43 объект кертелгән. Аерым алганда, Питрәч районында Казан – Шәмәрдән юлы, шулай ук Теләче районында Арча – Теләче юлы ремонтланган.
Шулай ук 2026 елда республикада юл-урам челтәрен модернизацияләү, авыл территорияләрен комплекслы үстерү, фермаларга, балаларны савыктыру лагерьларына, коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә керү юлларын ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез