Татарстанда якшәмбе начар һава торышы саклана. Кар күп ява һәм буран, күз күреме 500 метрһәм аннан да азрак була, көньяктан көчле җил исә, вакыты белән аның тизлеге секундына 20 метрга җитәчәк, дип фаразлый синоптиклар.
Юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык саклана. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә билгеләп үтүләренчә, көндез һава температурасы 0..-5 градус, кич -12 градуска кадәр төшәчәк.
Кар күп яву сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләргә шәһәрдән читкә чыкмаска киңәш иткән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез